Search results
- — Тугыз мең центнер ашлыкны агач чиләк белән төне-көне үлчәп кабул иттем. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ул вакытта бит басудан килгән икмәкне үлчәүче дә юк иде, барысын да мөдир эшли, әилгәрүче машиналарны да эшләтергә, орлык та әзерләргә кирәк. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ирем таңнантаңга комбайнда, өйдә кечкенә бала бар. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ярый әле каенанам йөзбикә карчык уңган булды. // Source: http://kiziltan.ru/
- Мин көндез амбардан йөгереп кайтам да бакчадагы бәрәңгене казып китәм, берара каенанам чыгып чүпли. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ул булмаса, без хөкүмәткә шулчаклы эшли алмас идек. // Source: http://kiziltan.ru/
- Колхозның бәрәңгесе дә, бәрәңге базы да минем әаваплылыкта иде. // Source: http://kiziltan.ru/
- Алай гынамы, пилорамадагы агач кабул итү, ярдырып озату да минем вазыйфага керә иде, — ди гөлзия апа. // Source: http://kiziltan.ru/
- Амбар мөдире булып 14 ел эшләгәннән соң, яңа колхоз рәисе канәфи Мостафин гөлзия ханымны Түбән кодаш фермасы мөдире булырга үгетли. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ул вакытта сыер малы да, сарыклар да, хәтта тавык фермасы да аның иңнәренә, әаваплылыгына йөкләтелә. // Source: http://kiziltan.ru/